Главная страница


Носы төп гомуми белем мәктәбе



Скачать 18.36 Kb.
НазваниеНосы төп гомуми белем мәктәбе
Дата03.04.2016
Размер18.36 Kb.
ТипДокументы

Мәктәп: Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы МБГБУ “Носы төп гомуми белем мәктәбе”

Укытучы: Абдуллина Эльмира Валерьевна, II квалификацион категорияле математика укытучысы

Тема: аңлатмаларны гадиләштерү.

Максат: 1) уртак тапкырлаучыны җәя тышына чыгарып аңлатмаларны

гадиләштерергә, тапкырлауның тарату үзлеген кулланып охшаш

кушылучыларны берләштерергә өйрәтү.

2) логик фикерләүне үстерү.

3) игътибарлылык, төгәллек тәрбияләү.

Метод: әңгәмә.

Тип: яңа материал өйрәтү.

Материал: дәреслек “Математика 5” Н.Я.Виленкин, В.И.Жохов,һ.б , К.2007. п14

Интернет материаллары

Җиһаз: комьютер, мультимедиа проекторы, кулдан эшләнгән плакатлар.

Дәрес барышы.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Телдән исәпләү.

- Компьютер ярдәмендә кабатлау. 2 нче слайд буенча исәпләүләрне башкару.

- Дәреслеген тикшерү. 3-4 слайдлар

- 56 * 4 ничек исәпләдегез, шул турыда сөйләгез.5 слайд

3. Башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлап китү. 6 слайд, 7 слайд

4. Сары квадратларның яшел квадратларга караганда ничәгә күбрәк икәнен ничек белергә мөмкин?

III. Яңа теманы аңлату.

  1. Тема һәм максатны хәбәр итү.

  2. Сумманы санга тапкырлау һәм аерманы санга тапкырлау кагыйдәсе белән таныштыру. 8-9 слайдлар

  3. Кагыйдәләрне дәфтәрләргә язып кую.

IV. Күнекмәләр формалаштыру.

1. Сумманы санга тапкырлау кагыйдәсен әйтегез. (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

2. Аерманы санга тапкырлау кагыйдәсен әйттерү һәм мисаллар өстендә эш нәкъ сумма белән эшләгәндәгечә алып барыла.

559, 86 бит.

V. Ныгыту.

№560, 86 бит. Такта янында чылбыр буенча һәм урыннарда башкару.

VI. Дәресне йомгаклау.

  1. Нәтиҗә ясау.

  2. Билгеләр кую

  3. Өй эше бирү: №610, 611, 91 бит

  4. Саубуллашу.