Главная страница


Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү 2 нче сыйныф буенча татар теленнән дәрес эшкәртмәсе



Скачать 87.48 Kb.
НазваниеМәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү 2 нче сыйныф буенча татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
Дата25.02.2016
Размер87.48 Kb.
ТипДокументы

Әтнә муниципаль районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбенең Бахтачы филиалы

Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү

2 нче сыйныф буенча татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Дәрес төре: яңа материалны аңлату

Дәрес тибы: дәрес-әңгәмә

Укытучы: Хөсәенова Р.Р

Максат:1) Предметны белдергән сүзләрне ныгыту, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтү.

2) Балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү.

3) Туган якның табигатенә мәхәббәт һәм дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Материал: А.Х. Нуриева, Ч.М.Харисова “ Татар теле”,1 сыйныф, 2 кисәк, 6-7 нче битләр.

Җиһазлау: карточкалар, тест, компьютер, презентация, буяу карандашлары.  

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше .

1.Сәламләү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез,саумысез!

- Хәерле иртә, балалар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

II. Кабатлау.

1. Җыр тыңлау. “ Мин яратам сине,Татарстан!”

- Укучылар, бу җыр нәрсә турында?

- Татарстан турында.

- Әйе, дөрес. Әйдәгез, тактадагы җөмләне укып карыйк әле ( бергәләп уку).

Татарстан - бай һәм матур республика.

- Нинди матур җөмлә! Балалар, ә безнең республикабыз нәрсәләргә бай соң?

- Кырларга, урманнарга, елгаларга, күлләргә, болыннарга.

- Бик дөрес. Ерак җирләргә ургылып агучы елгалар да, камышлы зәңгәр күлләр дә - безнең туган җиребез ул. Аның табигате искиткеч матур, сез шул матурлыкны күрергә һәм саклый белергә тиеш.

2. Матур язу.

- Барыбыз да дәфтәрләрне алыйк, бүгенге числоны языйк.Тактадагы җөмләне матур язу итеп дәфтәрләргә языйк.

III. Актуальләштерү.

Сүзлек диктанты.

- Хәзер сүзлек диктанты язып алабыз. Язганда бик уйлап, өйрәнгән кагыйдәләрне искә төшереп языгыз.

Чөгендер, яңгыр, бөрлегән, сыерчык, солы, тавык, төлке, болыт, аю.

- Балалар, бер-берегез белән дәфтәрләрне алмаштырып, язган сүзләрегезне экранга карап тикшереп чыгыгыз. Кемнәрнең бер дә хатасы чыкмады? Кемнәр хата җибәргәннәр?(1 слайд)

- Бу сүзләрне язганда сезгә нинди кагыйдәләрне искә төшерергә туры килде?

- о-ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла.

- Әйе. Бу кагыйдәгә кайсы сүзләр туры килә?

- Чөгендер, бөрлегән, солы, төлке, болыт.

-Бик дөрес. Тагын нинди кагыйдәләрне әйтә аласыз?

-Я, ю, е хәрефләренең язылышы.

- Бу хәрефләрнең язылышы турында нинди кагыйдә бар?

- Бу хәрефләр ике авазга билге булып йөриләр, ә язганда бер генә хәреф белән күрсәтәбез.

- Бу кагыйдәгә кайсы сүзләр туры килә?

- Яңгыр , сыерчык, аю.

-Тавык сүзенең язылышы нинди кагыйдәгә туры килә?

- В хәрефе в һәм w авазларын белдерә, язганда в хәрефе белән күрсәтелә.

- Рәхмәт, укучылар. Бу сүзләргә нинди сорау куеп була?

- Нәрсә? Соравын куеп була.

- Алар нәрсәне белдерәләр?

- Предметларны.

- Әйтегез әле, бу сүзләрне нинди предметларга аерып булыр икән?

- Чөгендерне яшелчәгә.

-Төлке , аю – җәнлекләр.

- сыерчык, тавык – кошлар.

- солы –ашлык.

- Ә болыт, яңгыр, бөрлегән сүзләрен нәрсәгә кертәбез?

- Аларны аерып булмый.

- Укучылар, бүген без предметларны белдергән сүзләрне мәгънәләре буенча төркемнәргә аерырга өйрәнәчәкбез.

IV. Яна теманы аңлату.

1) Картина буенча әңгәмә.

- Балалар, бу картинага карагыз әле. Картинада нәрсә сурәтләнгән?(2слайд)

- Авыл рәсеме.

- Авыл читендә нәрсә күренеп тора?

- Басу күренә.

- Басуда нәрсәләр үсә?

- Басуда ашлыклар үсә.

- Нинди ашлыклар үсә?

- Арыш, бодай, арпа, солы, кукуруз, борчак, көнбагыш.(3слайд)

- Сезнең бакчаларда нәрсәләр үсә?

- Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.

- Сез нинди яшелчәләрне беләсез?

- Кыяр, помидор, суган...(4слайд)

- Ә нинди җиләк-җимешләр була?

- Алма, чия, карлыган, слива...(5слайд)

- Укучылар, бөрлегән дә җиләк-җимешләргә керә.Чөнки ул урманда үсә торган җиләк.

- Авылдан ерак түгел нәрсә күренеп тора?

- Урман. (2слайд)

- Безнең авылыбыз янында да урман бар. Анда нәрсәләр яши соң?

- Урманда аю, бүре, куян, тиен, керпе, пошилар яши. (6слайд)

- Боларны бер сүз белән ничек әйтеп булыр?

- Кыргый хайваннар.

- Сезнең өйләрегездә тагын нинди хайваннар яши? Аларны нинди хайваннар дип йөртәбез?

- Ат, сыер, кәҗә, сарык. Болар – йорт хайваннары.

- Укучылар, кыргый хайван һәм йорт хайваннары исемнәрен хайваннар төркеменә кертәбез.

2) Табышмакларга җавап бирү.

- Урманда тагын нәрсәләр яши икән? Минем табышмакларыма җавап бирсәгез генә сез аларны белерсез. Ягез әле, тыңлагыз.

Күзләре мәченекеләр,

Колаклары – локатор.

Бик тә күрергә теләсәң,

Йокламыйча саклап тор.

( Ябалак)

Кигән киеме чуар,

Корыган агачка кунар.

Кызыл бүрек башында,

Шакый агач башында.

(Тукран )

Канаты бар, оясы юк,

Ят ояда баласы тук.

(Күке)

- Әфәрин, балалар! Сез бик тапкырлар икән. Боларны бер сүз белән ничек әйтеп булыр?

- Кошлар .

- Димәк, урманда кошлар да яши икән. Сез тагын нинди кошларны беләсез?

- Чыпчык, карга, сыерчык, саескан…(7слайд)

- Бу картинада кайсы вакыт сурәтләнгән?(2слайд)

- Җәй сурәтләнгән.

- Җәй көне нәрсә ява?

- Яңгыр ява.

- Дөрес, балалар. Безнең ашлыкларыбыз, яшелчәләр, җиләк-җимешләр гөрләп үссен өчен яңгыр бик тә кирәк. Җәй, яңгыр, болыт сүзләре табигать күренешләрен белдергән сүзләр төркеменә керә. Сез бу төркемгә тагын нинди сүзләрне әйтә аласыз?

- Кыш, яз, көз, кар, җил..

- Бу сүзләргә нинди сорау куябыз?

- Нәрсә? Дип сорау куябыз.

- Укучылар, без өйрәнгәннәрдән нинди кагыйдә чыгарып була?

- Предметларны белдергән сүзләргә ашлык исемнәре, хайван исемнәре, яшелчә исемнәре, җиләк-җимеш исемнәре, кошлар исемнәре, табигать күренешләрен белдергән сүзләр керә . (8 слайд)



Предметны белдергән сүзләр

Ашлык Яшелчә Җиләк-җимеш Кош

Хайван Табигать күренешләре


kjmmn

- Әйдәгез әле, укучылар, без әйткән кагыйдә дәреслектәге кагыйдә белән туры килә микән? Укып карыйк әле ( кагыйдәне 1 укучыдан укыттыру).

V. Физкульминут.

- Хәзер инде, балалар, ял итеп алсак та була. Барыбыз да матур итеп бастык.

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга , сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк ,

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк,

Тиз армаска тырышыйк,

Арганнарга булышыйк.

VI. Ныгыту.

1) Дәреслек белән эш. 4, 5 нче күнегүләр.( төркемнәрдә эш)

- Хәзер дәреслекнең 4, 5 нче күнегүләрендәге текстларны укырбыз. Моны кем язган?

- Гомәр Бәширов.(портреты күрсәтелә)

- Кем ул Г.Бәширов? Без аның нинди хикәяләрен укыдык?

- Г.Бәширов –язучы. Без аның “ Үзебез карап үстерәбез” дигән хикәясен укыдык.

- Бик дөрес. Ул туган ягын бик яраткан һәм хөрмәт иткән. Шуңа күрә аның күп кенә хикәяләре туган як турында. Г.Бәшировның “ Туган ягым яшел бишек” исемле китабы да бар.

- Гомәр Бәширов безнең туган ягыбыз турында ниләр язды икән? Укыйк әле. (2 укучы укый)

- Күрәсезме, укучылар, туган ягыбызның табигате нинди матур һәм бай.

Табигатебезнең шушы гүзәллеген сакларга кирәк. Әмма бу гына аз. Һәр кешедән аны ишәйтүдә үз хезмәте белән матурлыкны тудыруда катнашу да сорала. Һәркайсыбыз табигатькә сак карарга тиеш. Хайваннарны, кошларны куркытмагыз, үсемлекләрне саклагыз.

- Ә хәзер төркемнәрдэ эшләп алабыз. 1 нче төркем 4 нче күнегүдән ашлык исемнәрен, 2 нче төркем- җиләк-җимеш исемнәрен, 3 нче төркем 5 нче күнегүдән хайваннар исемен сайлап язасыз.

- Язып бетердегезме? Хәзер бер-берегез белән дәфтәрләрне алмаштырып, тикшереп чыгыгыз.

2) « Кем җитез?» уены.

- Балалар, мин сезгә хәзер карточкалар өләшәм. Сез шул карточкадагы предметны белдергән сүзләрне буярсыз.


утын

кызыл

самолёт

чаба

саескан

күгәрчен

җитен

эшли

болыт




- Хәзер тикшерәбез инде. Предметларны нинди сорау куеп таптыгыз?

-Нәрсә? соравын куеп карап белдек.

- Бик дөрес, балалар.

3) Тест эшләү.

- Хәзер тест эшлибез. Сорауны укып, дөрес җавапны гына билгелисе.

1) Предметны белдергән сүзләрне тап:

а) помидор, агач, төлке;

б) кызыл, зәңгәр, чиста;

в) яза, укый, яши.

2) Артык сүзне тап:

а) кыяр, куян, яшел;

б) бодай, бәрәңге, бара;

в) сары, саескан, суган.

3) Уклар белән тоташтыр.

Сарымсак

Груша җиләк-җимешләр

Томан

Карабодай ашлыклар

Чия

Кәбестә яшелчәләр

Җитен

Җил табигать күренешләре

4) Нәрсә? соравына җавап булып килә.

а) укучы;

б) урман;

в) кызыл.

VII. Йомгаклау.

Дәрескә йомгак, рефлексия.

- Сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез? Безнең бүген өйрәнгәннәр алдагы көнегездә кирәк булыр микән? (җаваплар)

- Үзеңне бүген ни өчен мактый аласың?

2) билгеләр кую

VIII.Өй эше бирү.

- Ә хәзер, укучылар, көндәлекләрне ачабыз һэм өй эше язабыз. Өй эшен үзегез теләгәнне сайлап алып эшләргә була.

1) Карточкадагы күнегүне эшләргә.

Күчереп яз. Предметларны белдергән сүзләр астына сыз.

Фил җылы якларда яши. Фил йөк ташый. Ул кешегә хезмәт итә. Фил көнгә

егерме килограмм печән, кырык килограмм чөгендер, егерме килограмм

бәрәңге, өч килограмм икмәк ашый. Фил солы, көрпә һәм шикәр дә ашый.



2) «Безнең авыл» дигән темага хикәя язып килергә.