Алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз! Хәерле кич, дуслар!
Бүгенге кичәбез, әтиләр, әниләр, сезгә багышлана.
Әти! Нинди матур яңгырашлы, йөрәккә ятышлы җылы исем. Ә аның янәшәсендә "әни" сүзе дә торса, ул тагын да матуррак ишетелә.
Әти белән әни булганда гына хөр күңел белән кайгы-хәсрәтсез яшисең. Безнең әтиләр гаиләнең тоткасы булса да, һаман никтер әниләр күләгәсе астында кала килделәр. Әйдәгез, бүгенге кичәбездә әтиләрне дә яктылыкка чыгарыйк әле, безнең әтиләребез дә бик яхшы күңелле, ягымлы, тырыш кешеләр бит.
1 укучы:
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәрдәй өй кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин ил кирәк.
2 укучы:
Ул җирдә иң шәп кеше,
Шәп кеше, гаҗәп кеше.
Сабантуйларда әле
Җиңгәне булмаса да,
Ул иң-иң көчле кеше,
Баһадир төсле кеше.
Ул зирәк тә, шаян да,
Акыллы да, әйбәт тә.
Кем дисезме? Ул кеше
Минем әти, әлбәттә.
АЛЫП БАРУЧЫ:Бәлки әниләргә караганда әтиләр бераз кырысрактыр, әмма шунысын да истән чыгармыйк: әниләр гаилә иминлеге сагында торсалар, гаиләнең ныклыгы, тормыш хәле, каралты-кураларның, йорт-җирнең төзеклеге, бөтенлеге әтиләр кулында.
Хәер, әтиләргә әллә ниләр, әллә нәрсәләр бәйле: әгәр дә урамда усал малай бәйләнә башласа, аны "әтигә әйтәм" дип куркыту үзе ни тора?!
Җырлыйбыз әтиләр хакында,
Үсәбез аларның кулында,
Әтиләр кул куйса иңбашка,
Яктырак елмая кояш та.
Укучы: Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.
Укучы: Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген – җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Укучы: Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Алып баручы: Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез б белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез, һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз!
Укучы: Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Укучы Иң кадерле кешебез син.
Сөекле әниебез.
Син булганга, без бәхетле.
Тыныч, рәхәт яшибез.
Укучы: Әниләрне, әтиләрне,
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Укучы: Әниләрнең бәйрәмендә
Безнең өйдә бер гадәт:
Чәй табыны әзерлибез
Әти белән бергәләп.
Пәрәмәчләр, вак бәлешләр
Чыжылдыйлар табада.
Ах, көя дә башлаганнар
Торт ясаган арада.
Әнием бер безгә карый,
Бер безнең сыйга карый:
—Бу кадәрле нигъмәтләрдән Өстәл сынмаса ярый.
Әй мактыйлар безнең сыйны:
-И тәмле соң, уңган соң!
-Әти белән мин пешердем, Нигә тәмле булмасын!
Укучы: Бүген әнием бәйрәме.
Котлап әнием бәйрәмен
Мин челтәрләр бәйләдем,
Үскәч, әле, матур итеп,
Мамык шәлләр бәйләрмен.
Укучы: Аны шатландырыйм дип,
Яхшы укып йөрим мин.
Тырышып йөрим вузга алтын
Медаль белән керим дип.
УКУЧЫ: Бүген дә тик йөрмәдем:
Үтүкләдем керләрен,
Үтүкләп куйдым бәйрәмгә
Кия торган күлмәген.
Бер эшләргә керешсәң,
Һич ялыкмыйсың эштән.
Ялт иттереп өйне җыйдым,
Су китердем инештән.
Сарыкларны карадым,
Тавыкларны карадым,
Оялардан алып кердем
Салган йомыркаларын.
Он тугладым казларга,
Кертеп яптым абзарга.
Кирәк-яраклар алырга
Барып кайттым базарга.
Коймак җылытып майладым.
Самоварым кайнады.
Әни кайткач нишләр инде,
Аңа эш тә калмады. Укучы: Әбием, кадерлем.
Озак яшә син!
Җыр булсын бүләгем-
Гөлләргә тиң, син.
Алып баручы: Киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы дәү әниләребезне дә бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә җыр бүләк итәбез.
Минем әти.
(Р. Фәйзуллин)
Философ булмаган әти,
Ә минем кирәкне белеп,
Өйләнгән минем әти.
Галим дә булмаган әти,
Ә миңа җылы кирәккәч,
Утын яруның рәтенә
Өйрәнгән минем әти.
Җырчы да булмаган әти,
Ә миңа бишек сиртмәсен
Зыңлап торганын ясарга
Өйрәнгән минем әти.
Ә миңа салават күперен
Чыкта да күрә белергә
Өйрәтте минем әти.
Син алла да түгел, әти,
Фәрештә дә түгел, әти,
Син бары әти, әти!
(Концерт номеры. Ә хәзер кичәбезнең күңелле өлешен башлап җибәрәбез).
Укучы: Күршегезне көлдерегез,
Үзегез дә көлегез.
Көләч кеше озак яши,
Таза була, белегез.
Бүген кайгыру урынсыз,
Рәхәтләнеп көлегез.
Тирә-юньдә уен-көлке,
Мәзәк хәлләр күрегез.
Көлке хәлдән көлә белү
Бик файдалы белегез.
Әйдәгез, бер рәхәтләнеп,
Шаярыгыз, көлегез.
Рәхәтләнеп көлә белү, -
Витамин ул - белегез.
Көлегез, көлегез!
Файдасы күп белегез.
(Тышта шау-шу ишетелә).
Алып баручы: Нинди шау-шу бу, гауга,
Кемдер безгә кунакка ашыга.
Тыныч кына утырып торыйк,
Кем булыр бу, карап карыйк.
Бер көй ишетелә. “себеркесенә атланып”, Убырлы карчык керә.
Убырлы карчык: Кара урман уртасында
Үз өемдә яшим мин.
Себеркемдә очып йөрим.
Үзем яшь һәм матур мин.
Исәнмесез, балалар-
Кызлар һәм малайлар!
Мин чибәрне оныткансыз,
Бәйрәмгә чакырмагансыз!
(усал итеп)
Мин сезне гафу итмәм.
Үч алырга яратам.
Хәзер себеркем белән
Сезне куып таратам!
(Себеркесе белән кизәнеп, балаларга якынлаша)
Алап баручы: Туктале, әй, Убырлы,
Әрәм итмә көчеңне!
Без синнән курыкмыйбыз.
Бары гаҗәпләнәбез.
(Балалар ярым түгәрәк ясап басып торалар, йөзләрендә- гаҗәпләнү билгеләре).
Убырлы карчык. Һе, гаҗәпләнәсез?! Ә мин сезнең курыкмавыгызга гаҗәпләнәм. Я, ярый, курыкмасагыз, курыкмассыз, шулай да, юри генә булса да куркып күрсәтегез инде!
(Балалар курыккан булып кыланалар)
Убырлы карчык: Балалар, бәйрәмгә әти-әниләрегезне чакыргансыз...
Бала: Без әти-әниләребезне бик яратабыз.
Убырлы карчык. Ә ни өчен мине дә бәйрәмгә чакыр-мадыгыз?
Алып баручы: Әй, Убырлы, син бик явыз, усал бит! Әнә балалар да сине шулай диләр.
Убырлы: (күңелсезләнеп) Ай, мин шундыймыни?!
Алып баручы: Балалар, Убырлы карчык нигәдер миңа кызганыч булып китте. Бүген аның да бәйрәме бит, әйдәгез, аңа чәчәкләр бүләк итик, шатландырыйк. Убырлы карчык, рәхим итеп ал чәчәкләрне.
(Убырлы балаларга рәхмәтләр әйтә)
Алып баручы: Убырлы карчык, безнең бу бәйрәм гади генә бәйрәм түгел , ул ярыш-көч һәм белемнәрне сы-нашу бәйгесе дә бит.
Убырлы: И, минем аның ише әйберләр күргәнем юк, бәйрәмегездә калырга рөхсәт итегезче. (Балалар ризалаша) Бәйге булгач, сезне мин дә сынап карыйм әле. Мин себерке таягым белән ничек шакылдатсам, сез шулай кул чабыгыз.
(ул төрле ритмнарда шакылдый, балалар кабатлый)
АЛЫП БАРУЧЫ:Хәзер кадерле әтиләрне һәм улларны, әниләрне һәм кызларны ярышка чакырабыз. Бүген бездә 7 дәрес һәм күңелле тәнәфесләр).
I Дәрес. Рус теле.
МОСКВА сүзеннән төрле сүзләр ясарга (оса, сок, квас, Омск, ком,Ока, мак).
Кайсы кош исеменең беренче хәрефен алыштырсаң врачка әйләнә (грач - врач),
Нинди җәнлек исеменең беренче хәрефен "у" га алыштыруга еланга әйләнә (еж-уж).
П Дәрес. Хезмәт дәресе.
1.Һәр командадан берәү агачка кадак кага.
2. Бәрәңге әрчү.
Тәнәфес (концерт номеры).
Ш Дәрес. Математика.
1.Кулны өзмичә конверт ясарга. Шушы конвертта ничә өчпочмак бар? (9).
1000,40,1000,30,1000,20,1000,10 (4100) (Куш, күпме булыр?)
Бер гаиләдә ике ата һәм ике ул бар. Гаиләдә ничә кеше? (3)
4. Өчәү өчәү өч төштә, Берәү генә бер төштә. (10)
5. Ике сигезең уналты, янә сигез, янә алты, ике алты, бер сигез, бер егерме, бер утыз (100).
Тәнәфес (концерт номеры).
IV Дәрес. Татар теле
1. Бу экспонат футбол тубын алмаштыра ала, (иске консерв банкасы).
2. Борынгы заман сәгате. (Әтәч).
3. Уйларны еракка тапшыру җайланмасы (конверт).
4.Фотоларны тиз ясый торган автомат. (Көзге).
5.Тапларны юкка чыгара торган химик препарат (Сабын).
6. Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк?(Авыз)
7. Нинди савыттан эчеп булмый?(Буш)
8. Кешегә иң якын әйбер нәрсә? (Күлмәк)
9. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? (Төшне)
10. Куян чаба-чаба да, ник артына әйләнеп карый? (Артында күзе булмаганга)
11. Сыер ни өчен ята? (Утыра белмәгәнгә)
12.Нәрсә өстән аска таба үсә? (сакал)
13. Кара мәче нинди ишектән керә? (Ачык)
14. Алманың яртысы нәрсәгә ошаган? (икенче ярты-сына)
15. Нинди сорауга бервакытта да “Әйе” дип җавап биреп булмый? (“Йоклыйсыңмы?”)
16. Суда нинди таш булмый? (Коры)
17. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (Утыртып булмаганга)
18. Нинди сәгать тәүлеккә ике мәртәбә генә вакыт-ны дөрес күрсәтә? (туктаган)
19. Кара диңгезгә төшкән таш нишли? (Юешләнә)
20. Табышмак сүзен ничек укырга кирәк? (Сулдан уңга).
21. Юләр кайчан акыллы була? (тик торганда)
22. Тугай кайчан сайрый? (“Р” хәрефе өстәгәч)
Тәнәфес (концерт номеры).
1. Бер кеше тактага нәрсә тели, шуны ясый (күзне бәйләп).
Тәнәфес (концерт номеры).
V. Дәрес. Педагогика
1 очрак: а) баласы өч көн дәрескә бармаган әти нишләр?
б) Син әтиеңнең бер әйберен алып тордың һәм югалттың. Нишлисең?
2 очрак: а) балагыз "2" гә укый башлады. Нишлисез?
б) әтиең сиңа ипигә дип акча бирде һәм син урамда озак уйнап йөрдең һәм соңга калдың.
Тәнәфес (концерт номеры)
VI Дәрес. Җыр дәресе.
I. а) малай мәктәптән кайтты һәм өй эшен хәзерли (әтиләр күрсәтә)
б) әти эштән кайтты (балалар күрсәтә)
АЛЫП БАРУЧЫ: Ата- ана хакы дигән
Кануннар яшәп калсын.
Гаиләләр һичкайчан да
Кыйбласын югалтмасын.
Ата-анадан башка
Бар нәрсә дә табыла.
Һәр бала ата-анага
Изге итеп табына.
Биедек тә, җырладык та,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап алдык.
Матур көйләр көйләдек.
Бәйрәм киче бетеп килә.
Кунакларга әйтик шуны.
Сәламәтлек, бәхет телик,
Һич белмәсеннәр борчуны.
АЛАП БАРУЧЫ: Хөрмәтле кунаклар! Кичәбезнең бе-ренче өлеше шуның белән тәмам, хәзер барыбыз бергәләп үзегез алып килгән күчтәнәчләр белән сыйланырбыз, тәмле итеп чәй эчәрбез.
Азнакай районы
Әсәй авылы
муниципаль урта гомумбелем
мәктәбе башлангыч сыйныфлар
укытучысы Рахманова
Резеда Рафаэль кызы.
|